Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автокаладагы 76 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кристина Казанцева «Кеше тәрбияләү» Бөтенроссия конкурсында икенче урынны алды. Башта укытучы Татарстанда муниципаль, зона һәм республика этапларын узды. Дүртенче этап – Бөтенроссия этабы Мәскәүдә узды һәм ике этаптан торды. Беренче этапта Мәскәүдә һөнәри осталыкта төбәкләрдән килгән 178 педагог көч сынашты.

"Бөтенроссия этабы 11 конкурс сынавын үз эченә алды, алар өч көн дәвам итә. Бу квестлар, кейслар чишү, экспертлар белән әңгәмә. Соңыннан таныш булмаган бер төркем балалар белән мастер-класс һәм Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды", - дип сөйләде Кристина Казанцева. Әйтергә кирәк, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кристина Казанцева алты ел эшли. Чаллының 76 нчы гимназиясенең 7 "Б" сыйныфы укучылары шулай ук Мәскәүгә бардылар, анда алар үз сыйныф җитәкчеләрен визитка конкурсында тәкъдим иттеләр.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 09:50