Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хорватиядә (Сисак шәһәре) 13-15 яшьлекләр арасында синхрон йөзү буенча халыкара турнир узды. Анда Хорватия, Чехия, Украина, Венгрия һәм Россия спортчылары катнашты. Россия спортчылары командасына «Дельфин» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә керде, алар ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булдылар.

Аделина Сәгыйтова һәм Валерия Попова дуэты алтын медальләргә лаек булды. Төркемнәр арасындагы ярышта Елизавета Андрова, Альбина Барышева, Ксения Лысова, Валерия Попова, Аделина Сәгыйтова, Эльвина Сәгыйтова, Мәдинә Сәетҗанова, София Тихонова алтын медаль яулады. Соло һәм фигуралы йөзүдә Валерия Попова көмеш медальгә ия булды.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 09:44