Мы в социальных сетях

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрә проектының зона этабы Яр Чаллыда 19 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә 42 мәктәптә узачак. Татарстан АССРның 100 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә бәйрәме проектын башлап җибәрә. Чара ике этапта узачак (зона һәм республика туры). Зона этабы Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә үткәрелә. Анда беренче урынны алган җиңүчеләр бәйрәмнең республика этабына юллана.

Зона этапларын уздыру датасы, 2019 елның 18-23 ноябре. Чаллыдан проектның зона этабында "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты артист-вокалисты Дилүзә Хәбиева катнашачак.

Дүшәмбе, 18 ноябрь 2019, 16:39