Мы в социальных сетях

 Органнар залында Чаллы сәнгать көллиятенең 40 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды. Учреждение коллективын котларга бөтен республикадан иҗади һәм белем бирү коллективлары вәкилләре килде. Кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сәламләделәр.

Тантаналы чарада көллият укытучыларына һәм хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Бүген көллиятне тәмамлаучылар – Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе, М.М. Ипполитов исемендәге Дәүләт музыка-педагогика институты, А. Г. Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт музыка институты кебек дәрәҗәле югары уку йортлары студентлары.

Сәхнәдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан», «Болгар» бию ансамбльләре, «Наигрыш» халык уен кораллары, «Religare» хоры, сәнгать көллиятенең халык һәм кыллы оркестрлары, Игорь Лерманның камера оркестры һәм «Визит» джаз оркестры чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 18 ноябрь 2019, 10:52