Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев Россия Федерациясенең мобилизацион әзерлеген оештыруга керткән өлеше өчен бүләкләнде. РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы, РФ Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов исеменнән грамотаны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Дүшәмбе, 18 ноябрь 2019, 09:41