Мы в социальных сетях

 Көзге чакырылышта Чаллыдан 210 егетне шефлык частьләренә җибәрү планлаштырыла. Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов билгеләп үткәнчә, язгы чакырылышка чакырылучыларның 60%тан артыгы шефлыкка алынган хәрби частьләргә озатылган. "Безнең егетләрне шефлыкка алынган частьләргә-Президент полкы, 14 нче ракета дивизиясе (Йошкар-Ола шәһәре), Оборона министрлыгының 147 автомобиль базасы (Мәскәү шәһәре), Кара диңгез флотының «Чаллы» ракета корабле, Кара диңгез флотының водолазлар мәктәбе кебек максатчан чакыруларын билгеләп үтәсем килә", – дип ассызыклады спикер.

2019 елның 27 июлендә мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Яр Чаллы шәһәре делегациясе, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе белән берлектә, шефлыкка алынган хәрби частьләрнең хәрби хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Диңгез пехотасы бригадасы, водолазлар мәктәбе һәм Кара диңгез флотының "Яр Чаллы" ракета кораблендә булдылар. 

Дүшәмбе, 18 ноябрь 2019, 09:34