Мы в социальных сетях

 Язгы чакырылышта хәрби хезмәткә чакырылучыларның 60 %тан артыгы шефлыкка алынган хәрби частьләргә озатылган. "Эшлекле дүшәмбе"дә Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов 2019 елгы язгы чакырылыш нәтиҗәләрен һәм көзге чакырылышка куелган бурычларны җиткерде. 2019 елда язгы чакырылышка әзерлек эшләре 2018 елның ноябрендә башланды. 17 яше тулган 2392 Чаллы егете хәрби исәпкә куелган. Беренчел хәрби исәпкә кую барышында 1438 егетнең сәламәтлеге начар булу турында ачыкланды һәм алар өстәмә медицина тикшерүенә юлланды. Беренчел хәрби исәпкә куелганда, 24% хәрби хезмәткә чакырылучыларның сәламәтлеге буенча Россия Кораллы Көчләре сафларына алынмаячагы билгеле булды.

"Чыгышымда шәһәр Мәгариф идарәсе белән уртак эшне билгеләп үтәсе килә, ул шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аша оештырылды, бу исә аерым укучыларның хәрби исәпкә куелу белән бәйле чаралардан читләшүенә юл куймады", - дип билгеләде Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов. Гражданнарны хәрби исәпкә кую буенча 1 апрельгә чаралар тулы күләмдә башкарылган. 2019 ел башыннан хәрби комиссариатларга гаскәрләр төрләре буенча һөнәри сайлау уздыру өчен студентларны чакырттылар. 9 мартка кадәр 998 урта махсус уку йорты студенты һәм 361 югары уку йорты студенты чакырылган иде. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 3006 егет килде.

Профилактик чаралар үткәрү барышында шәһәр прокуратурасына 300дән артык кеше чакырылды. Оператив-эзләү чаралары вакытында шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре хәрби комиссариатларга хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чаралардан качып йөрүче 120дән артык кешене эзләп табып китергән.

Дүшәмбе, 18 ноябрь 2019, 09:12