Мы в социальных сетях

 1 нче балалар музыка мәктәбе Чаллының иң кечкенә музыкантлары өчен кабат үзенең ишекләрен ачты. Анда яшь пианистларның "Бала рояль артында" II шәһәр конкурсы булды.​ Конкурс искиткеч педагог, талант иясе - Лидия Ремнева истәлегенә багышлана һәм гадәти булмаган форматка ия: анда 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге иң яшь музыкантлар катнаша. "Бала рояль артында" конкурсы – ул балачак һәм талант бәйрәме. Оештыручылар фикеренчә, ул яшь пианистларның иҗади үсеше өчен беренче баскыч булып тора. Чарада җиңүчеләр – Гран-При ияләре, лауреатлар һәм дипломатлар билгеләнде.

Якшәмбе, 17 ноябрь 2019, 09:36