Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә йөгерү юллары белән футбол кыры ачылды. Яңа кыр «Виктория» спорт мәктәбе стадионында барлыкка килде. Аны «Демография» илкүләм проектын һәм «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында төзеделәр.

Ачылу тантанасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Шәһәр башлыгы тантаналы чарада катнашучыларны сәламләде. "Шәһәрдә тагын бер заманча спорт объекты барлыкка килде. Ул спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балаларны гына түгел, якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр өчен дә җәлеп итү урыны булачак. Футбол кырында футбол сезонын арттырырга мөмкинлек бирәчәк менә дигән ясалма катлам бар. Әле бүген дә футбол уйнарга мөмкин – һава торышы мөмкинлек бирә. Кышын биредә, элеккегечә, массакүләм шуу өчен шугалак булачак. Кыскасы, спорт объекты ел әйләнәсе эшләячәк. Барыгызны да әлеге спорт җиңүләре белән котлыйм һәм егет-кызларга спортта яңа казанышлар телим", - диде ул, объектны төзегән төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Мәктәп территориясендә ике футбол кыры, турыдан-туры йөгерү юлы, универсаль спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Проектның бәясе – 77 млн сум. Моннан тыш, спорт мәктәбенә өстәмә җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Бүген спорт мәктәбендә 14 тренер җитәкчелегендә 468 спортчы шөгыльләнә. Биредә футбол, тимераякта шуу спорты, велоспорт һәм регби бүлекләрендә дәресләр уза. Аларның күбесе-185 бала – футбол секциясенә йөри.

Спорттагы казанышлары өчен яшь чаллылыларга бүләкләр тапшырылды. Әйтик, «Виктория» командасы 2006 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР беренчелегендә икенче урынны һәм 2007 елда туган яшүсмерләр арасында футбол буенча ТР Беренчелегендә өченче урынны алды.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 14:07