Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында товар белән тәэмин итүчеләр көне узды. Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм шәһәр Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров ачып җибәрделәр.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре алдында Казанның «Мегастрой» товар юнәлеше җитәкчесе Максим Егоров чыгыш ясады. Ул челтәр 500 актив тәэмин итүче белән эшли, дип сөйләде. 

«Аларны сайлаганда төп критерийлар-намуслылык, чиста репутация, тендерларда катнашырга әзерлек, товарның даими булуы һәм үз вакытында китерелүе. Хәзер «сатты һәм онытты» позициясе эшләми, үз товарыңны озатып барырга кирәк»,- дип билгеләп үтте ул.

Аннары Чаллы эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр һәм спикерга кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашуда катнашучылар шулай ук Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасының гамәлгә ашырыла торган проектлары турында белделәр.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 11:25