Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар якланды.

Конкурс шәһәр студентларын терроризм һәм экстремизмны профилактикалау белән бәйле социаль мөһим мәсьәләләрне чишүгә җәлеп итү, яшьләр арасында толерантлык тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Конкурска  В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы, КФУның Яр Чаллы институты, Е. Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, сәнгать көллияте, медицина көллияте, политехник көллият, педагогия көллияте, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият, КАИның Яр Чаллы филиалы һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты кебек мәгариф учреждениеләреннән 21 эш керде. 

Быел конкурсның форматы үзгәртелде, «Конкурс проекты» номинациясе өстәлде, анда социаль проектлар һәм аларны тормышка ашыру мөмкинлеге бәяләнде. «Конкурс эше» традицион номинациясендә башкарылган тикшеренү эшләренең сыйфаты, теманың актуальлеге һәм проблеманың куелышы бәяләнде. Икенче этапта 15 эш катнашты. Шулай ук беренче тапкыр чыгышның видеоязмасы кулланылды, аны катнашучыларның берсе җибәрде.

Эшләрне яклау нәтиҗәләре буенча конкурста катнашучылар жюри тарафыннан эксперт бәясен алды. Киләсе конкурсларда исәпкә алыначак кайбер яңалыклар тәкъдим ителде. Конкурс нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм акчалата призлар алачак.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 09:46