Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының картиналар галереясендә Әлмәт картиналар галереясе фондларыннан уникаль күргәзмә оештырылды. Беренче тапкыр әлеге музейның экспонатлары Яр Чаллыда 2008 елда тәкъдим ителгән иде. Музейара партнерлык республика музейлары үсешенең мөһим шарты булып тора. Чаллы картиналар галереясе бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара һәм тамашачыларны яңа кызыклы күргәзмәләр һәм сәнгать проектлары белән шаккатырырга тырыша. Әлмәт картиналар галереясе коллекциясендә меңгә якын рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тупланган. Нигездә, совет һәм татар сынлы һәм гамәли сәнгатьләре. Экспозициядә барлыгы 77 рәсем һәм график әсәр тәкъдим ителгән.

Тантаналы ачылышта Чаллы картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Әлмәт картиналар галереясе әсәрләре коллекциясенең үзенчәлекләре белән Россиянең Атказанган рәссамы, Татарстанның халык рәссамы Владимир Акимов уртаклашты. Ул шулай ук экспозициядә тәкъдим ителгән үз картиналарын булдыру тарихы турында сөйләде.

Тантаналы чараны ачу композитор Лариса Варенцова башкаруында музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Күргәзмә 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 09:28