Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Аграфена Петровна Ищенко үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Башкортстан АССРның Шаран районы Новотроевка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш башланганда басуда эшли, башаклар җыя. Аннары техникумга Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә бухгалтер белгечлеге буенча укырга керә. Укуын тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерү эшенә китә. 1954 елда комсомол лидеры Алексей Яковлевич Ищенкога кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп, «КАМАЗ» заводына эшкә урнашканнар. Аграфена Петровна җиһазлар идарәсендә өлкән хисапчы булып эшләгән, лаеклы ялга чыккан. Хәзер ветеранны дүрт оныклары һәм өч оныкчыклары сөендерә.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Рәшит Шәмсетдинов, «Яшьлек» комплексының 65 нче ТИҮ рәисе Камил Зарипов та кушылды.

Пәнҗешәмбе, 14 ноябрь 2019, 12:13