Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә һәм «Калкан» полиция кадет мәктәбендә «Яшь армия батырлыгы» медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне Яр Чаллының «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльманов тапшырды. 

Яр Чаллыда Яшь армия хәрәкәтен үстерүдә актив катнашканнары өчен «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге башлыгы, генерал-майор Александр Ильич Бородиннан «Калкан» полиция кадет мәктәбе директоры Алексей Майоровка һәм шул ук учреждениенең Яшь Армия отряды координаторы Станислав Тихоновка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук яшь армияче Рөстәм Исламов та грамота белән бүләкләнде. I дәрәҗә «Яшь армия батырлыгы» медаленә директор урынбасары Михаил Лакиза, II дәрәҗә «Яшь армия батырлыгы» медаленә мәктәп директоры Эльмира Шәрипова ия булды.

Офицер-тәрбияче Сергей Киселев һәм яшьармиячеләр Данил Мифтахов, Данил Котельников, Марсель һәм Мансур Гәрәев, Андрей Еременко, Али-Мөхәммәт Галимҗанов, Чыңгыз Фазлыев, Марсель Мусинга III дәрәҗә «Яшь армия батырлыгы» медальләре тапшырылды. 

Исегезгә төшерәбез, медальләр Мәскәүдә «Балаларга Спас манарасы» фестивале кысаларында яшьләрнең мактаулы каравылларының V төбәкара конкурсы нәтиҗәләре буенча тапшырылды, анда И.Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе өченче урынны алды.

Пәнҗешәмбе, 14 ноябрь 2019, 11:53