Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 2019 елгы федераль бюджетка төзәтмәләр кабул итте. Аның нигезендә, аерым алганда, 2019 елда федераль бюджетның 319 млрд сумына төзәтмәләр кертү һәм бүлү тәкъдим ителә. Акчалар күп фатирлы йортлар төзелешен тәмамлау – төзелеп бетмәгән, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә юнәлдереләчәк. Дәүләт программаларын финанслауга өстәмә рәвештә 183 млрд сум юнәлдереләчәк. Шулай итеп, мәгариф, физкультура һәм спорт, сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын үстерү программалары буенча ассигнованиеләр артачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина үзгәрешләргә аңлатма бирде: «Утырыш барышында төбәкләрдә объектлар төзегәндә федераль бюджет акчаларын үз вакытында үзләштермәү һәм нәтиҗәлелектәге җитешсезлекләр билгеләп үтелде. Бу елда файдалануга тапшырырга планлаштырылган 390 объектның 25е генә сафка бастырылган. Димәк, бюджет акчасы нәтиҗәле эшләми. Бүген алга китеш, хәлиткеч карар кабул ителде һәм Хөкүмәт аны хуплады – төбәк инвестпроектлары федераль бюджетка гамәлгә ашырыла торган федераль адреслы инвестицион программаны кире кайтару, шул исәптән, гариза стадиясен кертү, аны үтү, акча бүлеп бирү һәм үзләштерү, объектны гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләүгә тапшыру».

Шулай ук бюджет ассигнованиеләрен яңадан бүлү һәм өстәмә рәвештә акчаларны, шул исәптән гриппны профилактикалау өчен вакциналар сатып алуга (1 млрд сум), милли фильмнар җитештерү максатларында кинематографиягә ярдәм итүгә (4,8 млрд сум) юнәлдерү тәкъдим ителә. Авыл хуҗалыгын үстерүгә өстәмә акчалар каралган, аерым алганда, 508 млн сумга якын — авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләргә субсидияләр.

Пәнҗешәмбе, 14 ноябрь 2019, 08:35