Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова чакырылган ата-аналарны котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнвары) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35,5 мең гаилә 13,6 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде – бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийның бетерелүе, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алу.

Сертификат бирү ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Чәршәмбе, 13 ноябрь 2019, 15:11