Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

В.Д.Поташов исемендәге техник көллияттә студентлар белән мәгълүмати очрашу үткәрелде. Башкарма комитетның Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев үзмәшгуль булу, «Минем салым» кушымтасында теркәлү мөмкинлекләре һәм һөнәри керемгә яңа салым режимының өстенлекләре турында сөйләде. Кызыксынган студентларны атна саен узучы үзмәшгульләр мәктәбенә чакырдылар. Шулай ук студентлар эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары һәм бизнесны булдыру, бизнесны алга этәрүнең бушлай инструментлары турында белделәр.

Чәршәмбе, 13 ноябрь 2019, 13:28