Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һэм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белэн тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.

Яр Чаллыда пенсия грамоталылыгы дәресләре бу көнне 40 белем бирү учреждениесендә узачак. Пенсия фондының хезмәткәрләре укучыларга пенсия алуга хокуклар, аның ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни өчен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мөһимлеге хакында сөйләячәк.

Бердәм пенсия грамоталылыгы көне укучы яшьләр арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясенә старт бирәчәк, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге акция кысаларында, яшьләрнең конституциячел хокукларын яклау, аларның социаль проблемаларын хәл итү (яшьләрнең пенсия сәясәтенә активлыгын стимуллаштыру) максатларында, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы арасында хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм итешү турында Килешү имзаланачак.

Инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен http://school.pfrf.ru «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән укыту интернет-ресурсы эшләп килә. Әлеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының төзелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълүмат ала алачаклар.

Пәнҗешәмбе, 14 ноябрь 2019, 09:57