Мы в социальных сетях

18 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Беренче курс студенты көне - 2019» зона фестиваленең сайлап алу туры узачак. Катнашучылар «Хореография», «Музыка», «Театр», «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча мөрәҗәгать итә алалар. Конкурс юнәлешләренең тулы регламенты биредә. Катнашу өчен гаризалар оештыру комитеты почтасына mcnur@mail.ru 14 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Гариза формасы белән биредә танышырга була. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иҗади фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. «Беренче курс студенты көне» 13 ел дәвамында үткәрелә һәм ел саен беренче курс студентларын студентлар сафына багышлау традициясенә әверелде. 

«Татарстан Республикасының беренче курс студенты көне – 2019» Республика студентлар иҗаты фестивален үткәрү турындагы нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 13:47