Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Россия төбәкләре арасында инвестицион җәлеп итүчәнлекнең илкүләм рейтингы күрсәткечләре буенча икенче урынны алды. Рейтингны Мәскәү җитәкләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2019 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләре динамикасына һәм регионда инвестицион климатның агымдагы торышына багышланган утырышта билгеле булды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Рейтинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тулаем алганда, бездә барысы да яхшы, әмма аерым күрсәткечләр буенча эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге уздырган сораштырулар нәтиҗәсендә канәгатьләнерлек булмаган бәяләр алынган һәм алар буенча эшне көчәйтергә кирәк", - диде Алексей Песошин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен административ киртәләрне киметергә кирәк. Президент шулай ук сәнәгать паркларын булдыру буенча эш алып барырга кирәклеген ассызыклады: «Бу җитди инвестицияләр һәм әлеге мәйданчыкларның инвесторлар белән тулылануын, эшмәкәрлекнең үзләре өчен җәлеп итүчәнлеген күрә белү кирәк», – диде ул.

Наил Мәһдиев шулай ук билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы сәнәгать паркларының шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә һәм үстерүдә шәһәрнең конкурентлы өстенлеге булып тора.

Чәршәмбе, 13 ноябрь 2019, 10:10