Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта милек салымнарын түләүгә салым уведомлениеләрен җибәрү кампаниясе тәмамланды.

Агымдагы елда салым түләүчеләр яңа форма буенча салым уведомлениеләрен алдылар. Нәрсә үзгәрде?

Хәзер түләү документлары (квитанцияләр) кәгазьдә  җибәрелми.

Һәр салымны исәпләгәннән соң салым уведомлениесендә Россия Федерациясе бюджет системасына салым күчерү өчен түләү реквизитлары китерелгән, шулай ук кирәкле барлык реквизитлар кертелгән QR-код һәм штрих-код урнаштырылган. Моннан тыш, салым белдерүендә ташлама бирелгән объектлар чагылдырылмый.

"Физик затлар өчен шәхси кабинет"ыннан кулланучыларының салым белдерүләре әлеге сервиста урнаштырылган. Калган гражданнарга, салым белдерүләрен сорап, теркәлү урыны буенча почта бүлекчәләренә (үзең белән паспорт булу зарур) яки теләсә кайсы салым органына (махсуслаштырылганнан тыш) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Салымнарны 2 декабрьгә кадәр уңайлы ысулларның берсе аша түләп була:

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен шәхси кабинет" аша;

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Салымнар һәм пошлиналар түләү" сервисы ярдәмендә;

- "Физик зат алымнары" мобиль кушымтасы;

- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы;

- түләү терминаллары, банклар яки почта бүлекләре аша.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.

Салым инспекциясе шәһәр халкын закон нигезендә билгеләнгән салымнарны вакытында түләргә чакыра.

Салымнарны вакытында түләмәү бурычларны мәҗбүри түләттерүгә, мөлкәтне арестка алуга һәм Россия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләүгә китерергә мөмкин.

Чәршәмбе, 13 ноябрь 2019, 09:34