Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 ноябрьдә Яр Чаллы сәнгать көллияте Орган залында 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Очрашуга учреждениенең чыгарылыш укучылары, укытучылар һәм студентлар чакырыла. Очрашу 18:30 да башлана.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы сәнгать училищесы 1979 елның 12 июнендә ТАССР Мәдәният министрлыгы приказы белән төзелде, ул Татарстан Республикасында сәнгать өлкәсендә белгечләрне күппрофильле әзерләүне гамәлгә ашыручы бердәнбер урта һөнәри белем бирү учреждениесе булып тора. Уку йортының төп максаты – балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре, балет артистлары һәм хореографлар, шәһәр һәм республиканың мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белгечләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү. 2007 елның августында әлеге учреждение сәнгать көллияте статусы алды.

Җомга, 15 ноябрь 2019, 08:04