Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ел студенты-2019»шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Быел конкурс «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел журналисты», «Елның иҗади шәхесе», «Елның студентлар иҗади коллективы», «Югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йорты студентлары иҗтимагый оешмасы», «Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы», «Студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Ел студентлары проекты», «Ел волонтеры», «Ел чит ил студенты», шулай ук «Ел  студенты Гран-прие» номинацияләре буенча узачак.

 Югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары, шулай ук шәһәр студентлары 25 ноябрьгә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә, Шәһәр студентлар советы кабинетына гаризалар бирә алалар. Аннары 29 ноябрьгә кадәр конкурс экспертлары портфолионы бәяләячәк, ә 29-30 ноябрьдә «Росинка» сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы тур узачак, анда катнашучылар үзләрен тәкъдим итәчәк һәм вариатив блокта катнашачак. Күчмә тур быел беренче тапкыр уздырыла. Гариза портфолиодан, конкурс нигезнамәсендә язылган документлардан гыйбарәт. Шәһәр этабында җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатларга оештыру комитеты һәм партнерларыннан дипломнар һәм призлар, ә «Ел студенты Гран-прие»  номинациясендә җиңүчегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Әлфия Когогинанең 33 мең сум күләмендә исемле стипендия биреләчәк.

Премия турындагы нигезнамә шәһәр студентлар Советының «ВКонтакте» төркемендә һәм «Нур» яшьләр үзәгенең "ВКонтакте" төркемендә бирелгән.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 08:17