Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Башкарма комитетта электрон сатып алуларны башкаручы белгечләр һәм җитәкчеләр өчен укыту семинары узды. Семинарны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов, шулай ук «Сатып алуларны үстерү үзәге»белгечләре үткәрде. Очрашуда 400 кеше катнашты.

Игътибар үзәгендә «контракт системасы турында» 44 нче Федераль законга кертелгән соңгы үзгәрешләр, шулай ук контракт системасын җайга салу өлкәсендә планлаштырылган үзгәрешләр булды. Семинар ахырында муниципаль учреждениеләр вәкилләре белгечләргә сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар. Хәзерге вакытта муниципаль заказ бүлеге тарафыннан 2 млрд 233 млн сумлык сатып алулар үткәрелгән. 1 380 электрон аукцион, 365 электрон конкурс, 6 444 биржа сатып алуы узган. Бюджет акчаларын экономияләү 143 млн 756 сум тәшкил иткән.

Пәнҗешәмбе, 31 октябрь 2019, 17:41