Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Haier компаниясе җитәкчелеге коллектив белән бергә беренче мөһим вакыйганы билгеләп үтте – 10 меңенче кер юу машинасы чыгаруны. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Haier корпорациясе вице-президенты Шу Хай, Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Лаундри машина РУС» компаниясе генераль директоры Сунь Гуйвэй, «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа катнашты. Тантана завод территориясендә узды.

"Haier компаниясе кер юу машиналары чыгару буенча гына түгел, бөтен көнкүреш техникасы линейкасы буенча да шәһәрне данлар дип өметләнәбез. Мондый заводлар дөньяда һәм Россиядә аз. Без Кытай партнерларының планнары зур булуын беләбез", - диде Ринат Абдуллин.

Haier корпорациясе вице-президенты Шу Хай, үз чиратында, автокалада завод төзүгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде. Нәкъ менә ул Яр Чаллыда завод төзү турында инициатива белдергән иде һәм 2017 елдан башлап проект белән кураторлык итте. Штаб-фатиры заводны эшләтеп җибәрергә ярдәм иткән белгечләрне җибәрде. «Ел дәвамында завод төзи алу-могҗиза! Боларның барысын да Татарстан Республикасы һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән башкара алдык. Бүген Haier компаниясе соңгы 10 елда техника сатылу буенча алдынгы урында тора. Компания продукциясе ел саен дөньяның бөтен илләренә сатыла. Haier заводларында 100 мең берәмлек техника җитештерелә, аларның һәрберсе югары сыйфатлы. Бу завод кер юу машиналары җитештерү буенча дөньяда иң яхшы завод булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Шу Хай.

Хәзер Haier компаниясенең кер юу машиналары җитештерү буенча 27 заводы бар. Россиядә бердәнбер булган Чаллы заводына карата планнар - сәгатенә 200 кер юу машинасы җитештерү билгеләнгән.

Конвейердан төшкән юбилей кер юу машинасында мәртәбәле кунаклар үз автографларын калдырдылар. Техника завод музеенда урнаштырылачак.

Кер юу машиналары җитештерү буенча завод Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында агымдагы елның 28 августында ачылды. «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа билгеләп үткәнчә, бүген ул Россиядә генә түгел, Европада да иң алдынгы заводларның берсе.

Тантана барышында заводның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе, 31 октябрь 2019, 08:11