Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Халык участковые-2019" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Татарстаннан иң яхшы участок полиция хезмәткәре исеме өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Айрат Шаябтдинов көрәшәчәк. Иң яхшы участковыйны интернетта тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Чаллылылар «Комсомольская правда» нәшрият йорты порталында тавыш биреп, республикабыз вәкиленә ярдәм итә алалар www.kp.ru ( 10 ноябрьгә кадәр).

Тавыш бирүдә катнашу өчен:

1. «Комсомольская правда» сайтында теркәлергә www.kp.ru һәм яки социаль челтәрләргә («контактта», «Одноклассники», «Facebook», «Twitter» һ.б.) керергә.

2. Сайтта «Халык участковые-2018» мәгълүмати хәбәре яки «Халык участковые» баннеры урнашкан «Җәмгыять» яки «Конкурслар» бүлекләрен табарга кирәк.

3. Әлеге бүлектә финалистларның һәркайсы турында мәгълүмат урнаштырылган, шулай ук участок полиция хезмәткәрләре эше турында видеопрезентацияләр һәм фоторепортажлар тәкъдим ителгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен полициянең участок уполномоченные фотосына басарга һәм тавыш бирергә кирәк. Бер аккаунттан тәүлегенә бер тапкыр тавыш бирергә була.

Әйтергә кирәк, конкурсның беренче этабы полиция бүлекчәләрендә узды. Икенче төбәк этабы Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары сайтларында үткәрелде. Россиянең һәр төбәгендә ярты миллионга якын кеше үз тавышларын биргән. «Халык участковые-2018» махсус битендә барлык конкурсантлар турында кыскача мәгълүмат белән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин (<url>). www.mvd.ru).

Җомга, 1 ноябрь 2019, 12:26