Мы в социальных сетях

 2019 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына гомуми мәйданы 1 701 473,26 кв.метр булган 125 торак йорт кертелгән, аларда 64 меңнән артык кеше яши. Бу максатларга 1 млрд 296 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Бүгенге көндә капиталь ремонт эшләре барлык йортларда да бара, үтәлеш проценты 92,7% тәшкил итә (1 млрд 147 млн сум). Халыкка уңайлы булсын өчен, подрядчы оешмалар тарафыннан, кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм җылылык бирү буенча пландагы сүндереп торулар вакытында, торак йортларда инженерлык системалары ремонтланды. 21 йортта 140 берәмлек лифт җиһазы алмаштырыла.

 "Эшләр башкару срокларын һәм технологияләрен үтәүне "Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе", Дәүләт торак инспекциясе тәэмин итә, даими тикшерүләр шәһәр Башкарма комитеты белгечләре тарафыннан үткәрелә. Кимчелекләр ачыкланган очракта, аларны тулысынча бетергәнче объектта эш туктатыла. Шулай ук эшләрне кабул итү һәм башкаруны контрольдә тоту эшендә төп заказчылар – шул йортларда яшәүчеләр катнаша. Башкарылган эшләр актларын тапшырганда йорт буенча өлкән кешенең имзасы мәҗбүри шарт булып тора", - дип билгеләде Илья Зуев.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 10:07