Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбе вакытында Чаллы шәһәрендә ярминкәләр оештыру һәм үткәрү турында Башкарма комитетның Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова сөйләде. «Ярминкә эшчәнлеге дәүләт сәясәтенең мөһим инструменты, ирекле базар үсешенең нәтиҗәле чарасы булып тора, сәламәт конкуренция тудыра һәм социаль-икътисадый нәтиҗәгә ия. Ул товарларны тышкы һәм эчке базарларга этәрергә ярдәм итә, товар   һәм продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында бәйләүче буын булып тора», - дип билгеләп үтте ул.

Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан бирле 78 ярминкә уздырылган, шуларның 46сы – авыл хуҗалыгы продукциясе."2019 елда сатылган продукция күләме 32 процентка артты. Сату үсеше үткәрелә торган ярминкәләр санының артуына бәйле, шулай ук соңгы елларда чаллылылар җирле җитештерү продукциясенә өстенлек бирүгә бәйле", - дип билгеләп үтте бүлек башлыгы.

«Р-Агро» ҖЧҖ, Дәүләтов Н.Г., Миңнеханов М.И., Әшрафуллин И.Н. крестьян-фермер хуҗалыклары, «Шилнә» җитештерү кооперативы, «Вятские зори» ҖЧҖ һәм башка хуҗалыклар-бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итүчеләр.


Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 09:07