Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда пляж волейболы сезоны тәмамланды. Финал уеннары  Габдулла Тукай исемендәге яр буе пляжында узды. Ярышларда 9 команда катнашты, аларның һәркайсында икешәр кеше («микст») булды. Ярышларны Физик культура һәм спорт идарәсе һәм «Союз-Регион»ҖЧҖ ярдәмендә Яр Чаллы Волейбол федерациясе оештырды. Турнир нәтиҗәләре буенча «Волна» командасы (Журомскас Дмитрий, Мусина Инна) җиңүче булды, икенче урынны «Мамба» командасы (Пучков Михаил, Веретенникова Яна), өченче урынны «Кама» командасы (Айбаев Толеген, Мәрдәнова Ландыш) яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар, кубоклар һәм спорт кибетенә сертификатлар алдылар. Ярышларга хөкемдарлар: Григорьев Руслан, Кохановский Сергей һәм Прохоров Егор хезмәт күрсәттеләр.


Якшәмбе, 15 сентябрь 2019, 12:31