Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы педагогия көллиятендә «Абилимпикс» физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча V илкүләм чемпионатның төбәк этабы узды.

Беренчелек Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Кукмара, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 37 катнашучы һәм 23 экспертны берләштерде. Чемпионат дүрт компетенцияне үз эченә ала: «Сәйләннән үрү», «Башлангыч сыйныфлар укытучысы», «Уен остасы», «Цифрлы дизайн».

Төбәк чемпионатының эшлекле программасы кысаларында түгәрәк өстәл эше, шәһәрнең инвалидлар җәмгыяте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Алабуга, Казан, Кукмара, Яр Чаллы инвалидларын тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре белән тренинглар оештырылды.

Җомга, 13 сентябрь 2019, 14:25