Мы в социальных сетях

Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре арасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2019» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгенең муниципаль этабы 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс турында нигезнамәне биредә карарга мөмкин. 

Конкурс балигъ булмаганнарның әти-әниләренә яки аларны алыштыручы затларга авыр тормыш хәлләрендә булган, социаль-куркыныч хәлдә калган, балигъ булмаганнар белән иҗтимагый хәрәкәтләрне кисәтү, алар тарафыннан кабат иҗтимагый куркыныч гамәлләр, җинаятьләр кылу буенча индивидуаль профилактик эш алып баручы җәмәгать тәрбиячеләренең абруен, статусын күтәрү максатыннан үткәрелә.

Сишәмбе, 10 сентябрь 2019, 09:24