Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы бүген шәһәр мэры
Наил Мәһдиев рәислегендә узды. Депутатлар шәһәр парламентының булачак
утырышының көн тәртибе, шул исәптән Чаллы территориясендә кибетләр һәм
җәмәгать туклануы нокталары мәйданының минималь күләмен билгеләү буенча
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать турында фикер
алыштылар. Аның фикеренчә, мәйданы 100 кв метрдан да ким булмаска тиеш.
Закон проектын өйрәнү документның әзерләнгән рәвештә кабул ителүе Яр Чаллыдагы хәлне уңай якка үзгәртмәячәген күрсәтте. Килүчеләргә хезмәт күрсәтү залының минималь мәйданын 50 квадрат метрдан да ким булмаган билгеләү «наливайка» дип аталучы залларның мәйданы буенча зур булмаган 11 зал эшчәнлегенә кагылачак. Килеп туган хәлне анализлау хезмәт күрсәтү залының рөхсәт ителгән мәйданының түбән чиген 100 квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә урнаштыру кирәклеген раслый. Тәкъдим ителә торган чикләү шәһәрнең җәмәгать туклануы 33 объекты эшчәнлегенә кагылачак.
«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әлеге закон проектын икенче укылышка әзерләү барышында республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтү залының минималь күләмен билгеләүгә дифференциацияләнгән якын килү мөмкинлеге карала. Профильле комитет Шәһәр Советына безнең республика парламентына Чаллы территориясендә күпфатирлы йортларда яки алар янәшәсендәге территорияләрдә җәмәгать туклануы объектларында килүчеләргә хезмәт күрсәтү залының минималь күләмен билгеләү турында мөрәҗәгать әзерләргә тәкъдим итте. Минемчә, мәгънәсе аңлашыла. Безнең депутатлар, ә алар ун кеше, Дәүләт Советында бу уңайдан чыгыш ясадылар. Шуңа күрә без бу мөрәҗәгать республика парламентына барып җитсен өчен әлеге карар проектын Шәһәр Советының чираттагы утырышы каравына кертергә планлаштырабыз», - диде шәһәр башлыгы, сүзне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотовага тапшырып.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу мәсьәләләре шәһәр халкы белән үткәрелә торган һәр очрашуда күтәрелүен хәбәр итте. Соңгы өч елда, әлеге проблема буенча, "Халык контроле" Дәүләт Мәгълүмат Системасына гаризалар саны 2,3 тапкыр артты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе тәкъдим иткән рәсми мәгълүматларга караганда, 2019 елда исерек хәлдә 1035 җинаять кылынган, 3744 алкогольгә каршы законнарны бозу очрагы ачыкланган, аларның 3634е - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә кылынган.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның июнь аенда Наил Мәһдиев торак йортларның
беренче катларында алкоголь сатуны чикләү яки тыю мәсьәләсен карау
үтенече белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшинга хат юллады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 август 2020, 17:12