Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараеның яңа бинасы 2008 елның ноябрендә файдалануга тапшырылды.

Аның беренче катында архив фонды һәм эш бүлмәләре урнашкан. Архив фонды 1921 елдан бирле алып барыла һәм анда 700 меңгә якын архив берәмлеге саклана.

Икенче катта тантаналар үткәрү өчен өч зал эшли:

- «Көнбатыш» залы. Бу ап-ак зал бик иркен, түшәмнәре биек, яктылык күп төшә, акустикасы искиткеч яхшы. Ул матур табигать кочагына – нарат урманына карап тора. Котлау тантаналары үткәрү өчен бик уңайлы зал.

- «Көнчыгыш» залы. Ул романтик интерьерда, биек колонналар белән Көнчыгышка хас бизәлешле итеп эшләнгән. Тәрәзәләреннән шәһәребезнең матур панорамасы ачыла. Бу залда язылышып чыккан яшьләр «җиде бәхет күпере»нең берсеннән узалар.

- «Көньяк» залы. Камера залы бирегә килүчеләрне үзенең төгәл линияле архитектурасы, кабатланмас матурлыгы белән җәлеп итә.

Кияү белән кәләш өчен бөтен уңайлыклар тудырылган бүлмәләр, иркен көтү залы бар. Яшьләрне «Аккош тугрылыгы» композициясе көтә.

Тантаналар сарае сайтында гражданлык хәле актларын теркәүгә гариза, дәүләт пошлинасын түләүгә квитанция үрнәкләре, шулай ук гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча халыкка кирәкле мәгълүмат урнаштырылган.

Проектның максаты булып ЗАГС идарәсе эшчәнлегендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту тора.

Тантаналар сарае холлында гражданнар электрон хезмәттән файдалана алсын өчен «Интернет» челтәренә тоташтырылган өстәмә эш урыннары булдырылды. Белгечләр консультация ярдәме күрсәтә.

Барлык гражданнарның да «Интернет» челтәре булмавын истә тотып, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә гаризаларны кабул итү «тере» чират буенча да алып барыла.

Тантаналар сараенда «Электрон Хөкүмәт» инфоматы уңышлы гына эшли. Аның ярдәмендә гражданнар үзләре үк дәүләт хезмәтләреннән файдалана алалар яисә аларга белгеч ярдәмендә хезмәттән  интерактив рәвештә файдалану мөмкинлеге бирелә.

Моннан тыш, халыкка уңайлырак булсын өчен, дәүләт пошлинасын Тантаналар сараенда урнаштырылган инфомат яки Россия Саклык банкы терминалы аша түләп була.

Гаилә кыйммәтләрен үстерү максатында, балага исем кушуны, егет белән кызның ярәшүен, гаилә юбилейларын биредә бәйрәм тантанасы итеп үткәрергә мөмкин.

Тантаналар сараенда шулай ук дәүләт бүләкләре тапшыру тантаналары һәм башка шәһәр чаралары да уздырыла.

Пятница, 7 июля 2023, 09:42