Мы в социальных сетях

Бала тудыру сертификаты

Бала тудыру сертификаты ни өчен кертелде?


2006 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә бала тудыру сертификаты кертү медицина учреждениеләрен матди кызыксындыруны арттыру максат итеп куя. Хатын-кыз йөклелегенең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр белгечләр игътибарын тоярга һәм сәламәт бала тудырырга тиеш. Акушер-гинеколог табибына регуляр йөрү хатын-кызга йөклелек вакытындагы өзлегүләрне булдырмый калырга гына түгел, шулай ук бала авыруларын кисәтергә, йөклелек вакытында еш очрый торган авыруларны (анемия, йөклелекнең өзелү куркынычы һәм башкалар) профилактикалау, дөрес туклану һәм бала тудырганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, баланы күкрәк белән имезү буенча практик рекомендацияләр алырга да ярдәм итә.

Бала тудыру сертификаты нәрсә ул?


Бала тудыру сертификаты түбәндәгеләрне үз эченә ала: 

- 1 нче талон хатын-кызга йөклелек чорының амбулатор-поликлиника этабында сәламәтлек саклау учреждениесендә күрсәтелгән хезмәтләргә түләү өчен булдырылган;


- 2 нче талон хатын-кызга бала тудыру йортларында (бүлекләрендә), перинаталь үзәкләрдә бала тудыру вакытында сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләргә түләү өчен булдырылган;


- бала тудыру сертификаты йөклелек һәм бала тудыру чорында хатын-кызга сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан медицина ярдәме күрсәтүне раслау өчен хезмәт итә.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре бу талоннарны Социаль иминият фонды бүлекләренә тапшыра. Медицина учреждениеләре, бала тудыру уңышлы тәмамланган һәр пациент өчен, гадәттәге бюджет средстволарына өстәмә рәвештә акча алачак.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре (хатын-кыз консультацияләре, акушер-гинеколог кабинетлары, фельдшер-акушерлык пунктлары), йөклелек чорында медицина ярдәме күрсәтелгән һәр хатын-кыз өчен – 2000 сум, ә бала тудыру  вакытында (бала тудыру йортлары, перинаталь үзәкләр) медицина ярдәме күрсәтелгән һәр хатын-кыз өчен 5000 сум акча алачак.

Бала тудыру сертификаты кемгә бирелә?


Сертификат алу хокукы Россия гражданнарына, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә законлы рәвештә яшәүче чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга бирелә.

Бала тудыру сертификатлары паспорт, шәхесне аныклаучы башка документ, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм дәүләт пенсия иминиятләштерүе таныклыгы күрсәтелгәндә бирелә.

Бала тудыру сертификаты йөклелекнең кайсы чорында бирелә?

Хатын-кызга сертификат хатын-кызлар консультациясенә йөклелек буенча исәпкә куелгач, йөклелеге 30 атнага ( күп яралгылык очрагында – 28 атна) җиткән вакытта, амбулатор-поликлиника этабында аның әлеге хатын-кызлар консультациясендә кимендә 12 атна өзлексез күзәтү астында булуы очрагында бирелә.

Әгәр хатын-кыз, хатын-кызлар консультациясенә исәпкә яшәү урыны буенча куелмаса, аңа үзе күзәтелә торган хатын-кызлар консультациясеннән исәптән төшүе турында белешмә, амбулатор картасыннан өземтә китерүе шарт. 
Баланы вакытыннан алда табу очрагында, бала тудыру йортыннан хатын-кызның бала табуы турында мәгълүмат алынгач, сертификат иртәрәк срокларда да бирелә. 2006 елның гыйнварыннан мартына кадәрге чорда үз консультациясендә сертификат алырга өлгермәгән хатын-кызларга документ бала тудыру йортында биреләчәк.

Йөкле хатынның бала тудыру йортын сайларга хокукы бармы?


Әйе, хокукы бар, бала тудыру профильле бала тудыру йортында ( йөрәк-кан тамырлары, бөер патологиясе һәм башкалар) хәл ителергә тиеш дип саналмаса.

Бала тудыру сертификатының финанс средстволары нинди максатларга юнәлдереләчәк?

Бала тудыру сертификатын гамәлгә ашыруга каралган 10,5 миллиард күләмендәге финанс средстволары түбәндәгечә бүленергә тиеш:

– хатын-кызлар консультациясендә барлык акчаларның 60% ы – медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга, калганы матди-техник базаны ныгытуга тотылырга тиеш;

– бала тудыру йортында 40 проценттан да ким булмаганы – медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакына, калганы матди-техник базаны ныгытуга тотылырга тиеш.

Яңа туган балаларны тикшерү (неонаталь скрининг)

Неонаталь скрининг нәрсә ул? Тикшерү ничек үткәрелә?


Неонаталь скрининг – яңа туган балаларны һәрьяклап тикшерү, туганда һәм нәселдән балага күчә торган аеруча киң таралган авыруларны ачыклауда иң нәтиҗәле алымнарның берсе.

Неонаталь скрининг  бала тудыру йортында башлана: махсус тест-бланкка һәр яңа туган баланың бер тамчы каны алына һәм ул тикшерү үткәрү өчен медицина-генетик консультациягә җибәрелә.

Канда авыру билгесе табылган очракта, ата-ана яңа туган баласы белән, кабаттан канны тикшереп диагнозны раслау һәм дәва билгеләү өчен, медицина-генетик консультациягә чакырыла. Алга таба баланы динамик күзәтү астына алалар.

Неонаталь скрининг авыруларны иртә срокта ук ачыклау һәм вакытында дәва билгеләүне тәэмин итәргә булыша. Бу исә инвалидлыкка китерә торган авыр чирләрнең (акыл зәгыйфьлеге, сукырлык, кәрләлек һәм башка) үсешен туктату мөмкинлеге бирә.

Яңа туган балаларны тикшерү программалары ничә һәм алар нинди булырга тиеш? Сроклары нинди?

Яңа туган балаларны нәселдәнлек авыруларына һәрьяклап тикшерү программасын киңәйтү һәм адреногениталь синдром (эндокрин системасының нәселдәнлек авыруы), галактоземия (углевод алмашы бозылу белән бәйле генетика авыруы) һәм муковисцидоз кебек авыруларны диагностикалауны кертү күздә тотыла. Программаларны гамәлгә ашыру әлеге авыруларны баланың беренче көннәрендә үк ачыклау һәм дәвалый башлау мөмкинлеге бирә.

Массакүләм тикшерү яңа туган балаларның туганда һәм нәселдән күчкән нинди авыруларын ачыклауга юнәлдерелгән? 
 

Россиядә халыкара тәкъдимнәр нигезендә 15 ел буе яңа туган балаларны фенилкетонурия һәм тумыштан булган гипотиреоз авыруларына массакүләм тикшерү үткәрелә. Яңа туган балаларның 96 процентын тикшерү планлаштырыла.

Неонаталь скрининг үткәрүдә ни өчен нәкъ менә биш төрле – фенилкетонурия, тумыштан булган гипотиреоз, адреногениталь синдром, галактоземия һәм муковисцидоз авырулары сайлап алынган?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре нигезендә массакүләм тикшерү өчен авырулар сайлаганда авыруның авырлыгы, Россиядә таралу ешлыгы, шулай ук диагностика алымнарының гадилеге һәм дөреслеге, үтемле дәвалау чараларының булуы кебек факторлар исәпкә алынган.
.

Чыганак: өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның рәсми порталы –  www.rost.ru

Вторник, 27 октября 2020, 09:48