Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Югары технологияле медицина ярдәменә нәрсәләр керә? Югары технологияле медицина ярдәме – фән һәм техниканың заманча казанышларына нигезләнгән катлаулы һәм уникаль медицина технологияләрен кулланып югары квалификацияле медицина кадрлары тарафыннан башкарылган медицина ярдәме ул.

Бу, беренче чиратта, ачык йөрәктә ясалган операцияләр, йөрәк, бавыр, бөер трансплантациясе, баш миендә шешләр булганда нейрохирургия катнашы, нәселдән булган һәм системалы авыруларны, лейкозларны, авыр формадагы эндокрин патологияле чирләрне дәвалау, югары дәрәҗәдә катлаулы очракларда хирургия катнашы. Югары технологияле медицина ярдәменең төрләре исемлеге Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы приказы белән раслана.

Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең күләмнәрен 2008 елга караганда дүрт тапкырга арттыру өчен нинди чаралар күрү күздә тотыла соң?

Төп чаралар:

- федераль бюджет акчаларын югары технологияле медицина ярдәменә түләүгә шактый арттыру;             - медицина учреждениеләрен карап тотуның югары технологияле медицина ярдәменең аерым күләмен күрсәтүгә дәүләт йөкләмәсенә күчүе хисабына чыгымнарның нәтиҗәлелеген күтәрү;
- андый ярдәм күрсәтүнең куәтләрен киңәйтү, шул исәптән, Россия төбәкләрендә югары медицина технологияләре булган яңа үзәкләр төзү хисабына;
- югары технологияле медицина ярдәме алу чиратының үтә күренмәлелеген «көтү кәгазьләре» системасын кертү юлы белән арттыру.

Югары технологияле медицина ярдәмен ничек алырга?


Федераль махсуслаштырылган медицина учреждениесенә юллама алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?


Юллама алу өчен өлкәнең сәламәтлек саклау органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кыйммәтле (югары технологияле) медицина ярдәмен федераль махсуслаштырылган медицина учреждениеләрендә алу өчен авыруларның заявкаларын сайлап алу һәм юллама бирү буенча махсус комиссия карый. Медицина күрсәткечләре булганда документлар профильле федераль махсуслаштырылган медицина учреждениесендә карала, анда медицина күрсәткечләре буенча госпитализацияләү датасы билгеләнә.


Федераль дәвалау учреждениеләренә дәвалануга җибәрелгән авыруларның юл чыгымнары түләнәме? 
 

Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2005 елның 5 октябрендәге 617 номерлы приказы нигезендә, дәвалау урынына бару һәм кире әйләнеп кайту социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләт социаль ярдәме алуга хокукы булган гражданнарга һәм аларны озатып йөрүче затларга түләнә.

Башка категория гражданнарга дәвалау урынына бару бәясен түләү Россия Федерациясе субъектларының чыгымнар йөкләмәсе санала.


Бөек Ватан сугышы инвалидларына дәвалану өчен нинди дә булса аерым ташламалар бармы?


Бар, бу категория гражданнар бүген үк мондый медицина ярдәмен беренче чиратта алуга хокуклы.


Пациент югары технологияле медицина ярдәме өчен акча түләячәкме? Медицина ярдәменең югары технологияле (кыйммәтле) төрләрен күрсәтүне финанслау күләмнәрен арттыру якын елларда әлеге дәвалау төрләрен үткәргәндә халыкның өстәмә түләүләрен (материаллар һәм башкалар өчен) тулысынча бетерү мөмкинлеге бирмәсме?

Югары технологияле медицина хезмәтләре тулысынча федераль бюджеттан түләнә. Пациент өстәмә хезмәтләрне генә түләргә мөмкин, мәсәлән, комфортлырак палатада ятуны.

 Кыйммәтле (югары технологияле) медицина ярдәмен көтү сроклары һәм чиратны алып бару тәртибе ничек үзгәрәчәк?

Медицина ярдәменең кыйммәтле (югары технологияле) төрләрен алуны көтү чоры күрсәтелгән төрләрдәге медицина ярдәмен финанслау күләмнәрен һәм югары медицина технологияләре булган яңа үзәкләр төзүне планлаштырып арттыру хисабына сизелерлек кимиячәк ;
Медицина ярдәменең кыйммәтле (югары технологияле) төрләрен алуны тәртипкә салу максатларында «көтү кәгазьләре» системасы булдырылачак.


Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүдә төбәкләр һәм төбәкара медицина учреждениеләренең федераль бюджет хисабына катнашулары күздә тотыламы?


2006 елда кыйммәтле (югары технологияле) медицина ярдәмен махсуслаштырылган федераль медицина учреждениеләре базасында гына күрсәтү планлаштырыла.

2007 елдан кыйммәтле югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен дәүләт заказы алуга конкурста Россия Федерациясе субъектларының тиешле хезмәтләрне күрсәтүгә лицензиясе булган махсуслаштырылган медицина учреждениеләре катнаша ала.

Кыйммәтле югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче махсуслаштырылган федераль медицина учреждениеләре өчен җиһазлар сатып алу нинди средстволар хисабына башкарылачак?

Мондый кыйммәтле медицина җиһазлары сатып алу сәламәтлек саклауның махсуслаштырылган федераль медицина учреждениеләрен җиһазлау планы буенча уртача срокка үзәкләштерелгән сатып алулар кысаларында гамәлгә ашырылачак.


Яңа медицина үзәкләре


Яңа үзәкләр ничек махсуслаштырылачак?

Үзәкләрне түбәндәге юнәлешләр буенча төзү планлаштырыла:

йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, травматология, ортопедия һәм эндопротез кую, эндокринология, трансплантология, нейрохирургия, репродуктив технологияләр. 
 

Югары медицина технологиясе федераль үзәкләренең күздә тотылган сыйдырышлыгы нинди? 
 

Яңа үзәкләрне 200 койка сыйдырышлы итеп төзү планлаштырыла. Һәр үзәк елына 10000 операция ясаячак.


Югары медицина технологияле яңа федераль үзәкләр төзү өчен территорияләр ничек сайлап алына?

Үзәкләр төзү өчен территорияләр, түбәндәге параметрларны исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 20 мартындагы 139 номерлы Карары белән расланганча түбәндәгечә сайлап алына:


- аерым төбәктә һәм Россия Федерациясенең территориаль якын субъектларында планлаштырылган үзәк профиле буенча кыйммәтле (югары технологияле) медицина ярдәменә халык ихтыяҗы булу;


- федерация субъектында квалификацияле кадрлар булу (профиль белгечләре һәм урта медицина персоналы);


- госпитальгә кадәрге этапны һәм кыйммәтле (югары технологияле) медицина ярдәме алганнан соң дәвалап бетерү этабын оештыру буенча мөмкинлекләр булу;

- федерация субъектының җир бүлеп бирү буенча тәкъдимнәре (мәйданы, коммуникация чаралары булу, транспорт магистральләреннән, тимер юлдан, аэропорттан еракта торуы);


- федерация субъектының үзәк хезмәткәрләре өчен торак һәм социаль-көнкүреш инфраструктурасы булдыру буенча тәкъдимнәре.

Яңа үзәкләрне шундый кыска срокларда эксплуатациягә кертүгә нәрсә хисабына ирешелә?


Дәвалау-профилактика учреждениеләрен сафка бастыруның модуль принцибын куллану хисабына ирешелә. Аның түбәндәге өстенлекләре бар:


- тиз сафка кертү (9 –12 ай);

- җир бүлеп бирүнең теләсә нинди типтагы участогында төзелеш алып бару мөмкинлеге;


- бинананың гадилеге һәм аннан файдалануның озак вакытка исәпләнгән булуы;


- төзү-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре этабын очсызландыру;


- бинаның барлык блокларын медицина һәм инженер-техник җиһазлар белән сәнәгый җиһазлау; 
 

- халыкара санитария һәм төзелеш кагыйдәләрен, нормаларын саклау. 
 

Югары медицина технологияле яңа федераль үзәкләрдә медицина персоналын укыту буенча өстәмә программалар күздә тотыламы? 
 

Әлеге программа кысаларында белгечләрне Россиянең югары уку йортларында укыту планлаштырыла. Россия Федерациясе субъектының теләге һәм мөмкинлекләре булганда белгечләр чит илдә укытылачак.


Чыганак: өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыру буенча РФ Президенты каршындагы Советның рәсми порталы –  www.rost.ru

Понедельник, 17 октября 2022, 16:17