Мы в социальных сетях

Гиподинамия– әлеге төшенчә, мөгаен, Сезнең һәркайсыгызга билгеле. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки гиподинамия хаклы рәвештә «гасыр чире» дип атала.

Гиподинамия нәрсәсе белән куркыныч соң?

XXI гасыр – компьютер һәм телевизорлар, электрон техникасы һәм автомобильләр гасыры. Физик йөкләнешнең кирәгенчә булмавы нәтиҗәсендә, кеше вакытының күбрәк өлешен утырган яки яткан килеш үткәрә. Күп кенә хәзерге заман кешеләренең барлык йөкләнеше подъезддан автомобильгә кадәр булган юл белән чикләнә. Бөтенроссия физик культура фәнни-тикшеренү институты мәгълүматларына караганда, халыкның 70% ы физкультура белән шөгыльләнми. Аз хәрәкәтләнгән мускуллар көчсезләнә һәм акрынлап атрофияләнә. Аларның көче һәм чыдамлыгы кими, нерв системасы эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә, нерв рефлексы бозыла (кан тамырлары дистониясе, депрессия күзәтелә), матдәләр алмашы, аеруча да майлар алмашы бозыла һәм ул канда холестеринның артуына, шуның белән атеросклероз үсешенә китерә. Вакытлар үтү белән, гиподинамия нәтиҗәсендә терәк-хәрәкәт аппараты ягыннан үзгәрешләр барлыкка килә: прогрессив рәвештә сөяк массасы кими (остеопороз үсеш ала) периферик буыннарның (остеоартроз), умыртка баганасының (остеохондроз) функцияләре зарарлана. Озакка сузылган гиподинамия йөрәк-кан тамырлары авыруларына (йөрәк ишемиясе, артериаль гипертония), тын алу (хроник обструктив үпкә авыруы) һәм ашкайнату эшчәнлегенең (эчәклек функцияләренең бозылуы) көйсезләнүенә, ирләрдә потенция бозылуга, хатын-кызларда җенси активлык кимүгә китерә.

Гиподинамияне профилактикалау

Гиподинамиянең төп профилактикасы булып хәрәкәт, физик йөкләнеш һәм сәламәт яшәү рәвеше тора.

Физик активлык– гәүдәнең энергия сарыф итеп мускул көче ярдәмендә хәрәкәтләнүе ул. Физик активлык – сәламәт яшәү рәвешенең иң мөһим аспектларыннан берсе:

 Ул кешене физик яктан матур итә;

 Сәламәтлекне (физик, психик һәм сексуаль) яхшырта;

 Гомер озынлыгын арттыра һәм аның сыйфатын яхшырта;

 Күп авырулар булу куркынычын киметә;

 Стресслардан котылырга һәм депрессияне булдырмый калырга булыша;

 Гәүдә авырлыгын нормаль тотарга ярдәм итә.

Көндәлек физик активлыкны ничек арттырырга?

 Көн саен эшкә кадәр һәм эштән соң 1-2 тукталышны җәяү барыгыз;

 Баскычтан лифт кулланмыйча менегез;

 Йөкләнешне көне буена тигез бүлеп йорт янындагы участогыгызда физик хезмәт белән шөгыльләнегез;

 Эшегездә периодик рәвештә гимнастика яки йөреп килү өчен 5 минутлык тәнәфесләр ясагыз;

 Кичләрен йоклар алдыннан  йөреп керегез.

Физик активлык турында Сез нәрсәләр белергә тиеш?

- Занятиеләр регуляр төстә атнага 3-5 тапкыр булырга тиеш;

 Сез занятиеләргә керешкәнче, ашаудан соң кимендә бер сәгать вакыт үтәргә тиеш;

 Занятиеләрнең дәвамлылыгы көнгә уртача 30 минутны тәшкил итсә яхшы;

 Физик күнегүләрне акрын темпта башларга, алга таба интенсивлыкны арттыра барырга кирәк. Физик күнегүләрнең төрен сайлаганда үзегезнең кайсына өстенлек бирүегезне исәпкә алыгыз (йөрү, йөгерү, хәрәкәтле уеннар, аэробика һәм башкалар);

 Занятиеләр алдыннан табибтан консультация алырга киңәш ителә;

 Күнегүләрне уңайлы өс һәм аяк киемнәрендә ясарга кирәк;

 Бертөрлелектән качу өчен физик күнегү төрләрен әледән-әле үзгәртегез;

 Шунысын күзәтеп торырга кирәк: физик йөкләнеш вакытында тын кысылулар, авыртулар һәм йөрәк тирәсендә көйсезлекләр, шешенүләр һәм баш әйләнүләр булмасын. Әгәр Сез занятиеләр барышында үзегездә әлеге симптомнарны сизсәгез, димәк, Сезнең өчен йөкләнеш чамадан тыш артык, аны киметергә яки занятиеләрне бөтенләй туктатырга кирәк;

 Йөкләнешнең интенсивлыгын пульс буенча билгеләргә була, ул иң югары йөкләнеш вакытында яшь буенча максималь пульстан 55 – 70% тан артмаска тиеш , ә яңадан йөкләнешсез хәлгә кайту вакыты 10 минуттан да ким булмасын. Яшь буенча максималь пульс: 220 саныннан үз яшегез санын алу формуласы буенча исәпләнә.

«Табиблык-физкультура диспансеры» ДАССУ спорт медицинасы табибы Сәлимгәрәев Ринад Хафиз улы


Среда, 28 сентября 2016, 10:05