Мы в социальных сетях

2022 елда «Башлангыч сыйныфларда белем бирү» белгечлеге буенча Яр Чаллы шәһәре төп белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында килешү төзү өчен претендентлар сайлап алу конкурсы

1. Максатчан укыту турында килешү төзү өчен сайлап алуда катнашу хокукына Россия Федерациясе гражданнары ия:

1) Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүчеләр;

2) 2022 елда төп гомуми белем алган һәм беренче тапкыр урта һөнәри белем алу өчен претендентлар;

3) соңгы 2 елда укуда өлгереше өчен уртача балл 4,0% тан да ким булмаучылар;

4) сайлап алынган әзерлек юнәлеше буенча профильле булган, гомуми белем бирү оешмаларында төп гомуми белем баскычларында өйрәнелгән фәннәр буенча «яхшы» һәм «бишле» билгеләренә ия булучылар.

2. Максатчан белем алу турында килешү төзү өчен конкурс сайлап алуында катнашырга теләк белдергән претендент 2022 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча Башкарма комитетның мәгариф идарәсенең оештыру-педагогик тәэмин итү һәм социаль яклау бүлегенә түбәндәге документларны тапшыра:

1) әлеге Тәртипкә 1 нче кушымта нигезендә форма буенча гариза;

2) әлеге Тәртипкә 2 нче кушымта нигезендә форма буенча персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;

3) паспорт күчермәсе яисә аны алмаштыручы документ күчермәсе;

4) төп гомуми белем бирү турында аттестат күчермәсе;

5) өлгереш табеленнән белем бирүнең соңгы 2 елында өлгереш, сайлап алынган әзерлек юнәлеше буенча профильле предметлар булган, гомуми белем бирү оешмаларында төп гомуми белем баскычларында өйрәнелгән предметлар буенча билгеләр турында мәгълүматлар булган өземтә яисә белешмә;

6) мәгариф оешмасыннан әлеге оешма җитәкчесе һәм мөһере белән таныкланган характеристика-рекомендация;

7) соңгы ике елда шәхси казанышларны таныклаучы документлар (профильле фәннәр буенча мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүче яки призер дипломнары күчермәләре, халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында, башка чараларда катнашуны раслаучы башка документлар (булганда).

2022 елда «Башлангыч сыйныфларда белем бирү» белгечлеге буенча Яр Чаллы шәһәре төп белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында килешү төзү өчен претендентлар сайлап алу конкурсы турында 2022 елның 17 июнендәге 3071 номерлы карар


Гариза бланкы, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бланкы

Среда, 16 августа 2023, 10:38