Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хөрмәтле ата-аналар (законлы вәкилләр)!
Хәзерге вакытта, сезнең уңайлылык өчен, Яр Чаллы шәһәренең ике Күпфункцияле үзәгендә түбәндәге хезмәтләрне алуга гариза бирү мөмкинлеге булдырылды:
- балалар бакчасында урын алу өчен;
- балалар бакчасына йөрмәгән балага булачак балалар бакчасын өстенлекле бакчага алмаштыру өчен;
- балалар бакчасына йөри торган баланы башка мәктәпкәчә учреждениегә күчерү өчен;
1. ГЭС поселогы, Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорт (4/2/1)
Эш режимы:
Дүшәмбе - 8:00 - 17:00 Җомга - 07:00 - 16:00
Сишәмбе - 10:00 -20:00 Шимбә - 08:00 - 17:00
Чәршәмбе - 8:00 - 17:00 Якшәмбе - 08:00 - 17:00
Пәнҗешәмбе - 10:00- 19:00
Төшке ялсыз
2. Яңа шәһәр, Тынычлык проспекты, 62 (3/16) йорт
Эш режимы:
Дүшәмбе - 8:00 - 17:00 Пәнҗешәмбе - 08:00 - 19:00
Сишәмбе - 8:00 -19:00 Җомга - 08:00 - 17:00
Чәршәмбе - 8:00 - 17:00 Шимбә - 8.00 - 13.00
Якшәмбе – ял көне
Төшке ялсыз
Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш:
- Ата-ананың (законлы вәкилнең) паспорты, шәхси иминиятләштерү счеты номеры;
- Шәхси иминиятләштерү счеты номеры, баланың туу турында таныклыгы;
- Ташламалар яки сәламәтлек буенча ихтыяҗ булганда, аларны раслау өчен кирәкле документларның төп нөсхәләре һәм күчермәләре.
Өстәмә белешмәләрне 56-12-67 телефоны аша алырга мөмкин.