Хөрмәтле ата-аналар!
Яр Чаллы шәһәрендә «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә гаризалар кабул итү, исәпкә кую һәм исемлеккә теркәү хезмәте кертелгән.
Электрон чират һәрбер ата-ананың мөстәкыйль рәвештә сайтка кереп һәм үз баласын, мәгариф идарәсенә бармыйча гына, uslugi.tatar.ru порталы яисә Күпфункцияле үзәкләр аша мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чиратка теркәү мөмкинлеген күздә тота:
- үз баласын мәктәпкәчә учреждениегә чиратка теркәргә;
- өстенлекле балалар бакчасына алмаштыруга заявка бирергә;
- баланы бер учреждениедән икенчесенә күчерүгә гариза бирү.
Түбәндәге очракларда, әктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләренә, а шәхси мөрәҗәгать итәргә (20/07а, һәр көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбедән кала):
- ташламага хокукны раслау;
- документларны раслау;
- керергә теләгән датаны үзгәртү.
Белешмә өчен телефоннар: 56-12-67, 56-14-71