Мы в социальных сетях

Гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алуы турында мәгълүмат

Россия Федерациясе Конституциясенең 48 статьясының 1 өлеше һәркемнең квалификацияле юридик ярдәм алууын гарантияли. Законда каралган очракларда, юридик ярдәм түләүсез күрсәтелә.

Россия Федерациясе гражданнарының түләүсез квалификацияле юридик ярдәм алуларына хокукын гамәлгә ашыру өчен төп гарантияләрне билгеләүче «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында»гы 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 324-ФЗ номерлы закон) 2012 елның 15 гыйнварында үз көченә керде.

Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында, Россия Федерациясе гражданнарының аны алу хокукына ия аерым категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә бәйле мөнәсәбәтләр барлыкка килгәндә, ул «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасының 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ЗРТ номерлы законы белән җайга салына. 

324-ФЗ номерлы законның 28 статьясының 3 пункты нигезендә, җирле үзидарә органнары хокукый мәгълүмат җиткерүне һәм халыкка хокук белеме бирүне муниципаль хокукый актларга туры китереп гамәлгә ашыра.

Шуңа бәйле рәвештә, Шәһәр Советының 2012 елның 20 декабрендәге 22/17 номерлы Карары нигезендә, муниципаль түләүсез юридик ярдәмнең хокукый нигезләрен билгеләүче муниципаль түләүсез юридик ярдәм турында нигезләмә расланды.

Башкарма комитетның 2013 елның 28 гыйнварындагы 382 номерлы карары нигезендә Башкарма комитетның район Хакимиятләрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча юридик үзәкләр булдырылды.

Башкарма комитетның район Хакимиятләре карамагындагы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча юридик үзәкләрдә түләүсез юридик ярдәм түбәндәгечә күрсәтелә:

1) хокукый консультация телдән һәм язмача формаларда бирелә;

2) гаризалар, шикаятьләр, үтенеч юлламасы һәм хокукый характердагы башка документлар төзелә.

324-ФЗ номерлы законның 20 статьясы нигезендә, түләүсез юридик ярдәмнән түбәндәге категория гражданнар файдалана ала:

1) аз керемле гражданнар, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме Россия Федерациясе законнары нигезендә, Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булса яки керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче гражданнар (алга таба – аз керемле гражданнар);

2) I һәм II төркем инвалидлар;

3) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясенең Хезмәт Геройлары;

3.1) Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтә торган (үткән) гражданнар, Украина, Донецк Халык Республикасы территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашу шарты белән, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә, «Оборона турында» 1996 елның 31 маендагы 61-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясының 6 пунктында күрсәтелгән хәрби формированиеләрдә һәм органнарда хәрби хезмәттә (хезмәттә) булган гражданнар, алар тарафыннан Россия Федерациясе территориясенә кораллы һөҗүмне кире кагу буенча бурычларны үтәү, Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм Россия Федерациясе субъектларының Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрү районнарына якын булган чик буе территорияләрендә кораллы һөҗүм барышында күрсәтелгән территорияләрдә булучы (булган) хезмәткәрләр (Россия Федерациясе хокук саклау органнары хезмәткәрләре, гражданнар, күрсәтелгән территорияләрдә хезмәт һәм башка шундый ук функцияләрне башкаручы (башкарган), шулай ук күрсәтелгән гражданнарның гаилә әгъзалары;

3.2) Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар, Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашу һәм (яки) Россия Федерациясе территориясенә кораллы һөҗүмне кире кагу буенча бурычларны үтәү шарты белән, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән гражданнар, Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операция үткәрү районнарына якын булган Россия Федерациясе субъектларының чик буе территорияләрендә кораллы һөҗүм барышында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм күрсәтүче оешма белән контракт төзегән (башка хокукый мөнәсәбәтләре булган) гражданнар күрсәтелгән территорияләрдә, шулай ук әлеге гражданнарның гаилә әгъзалары;

3.3) Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы дәүләт хакимияте органнары карарлары нигезендә, Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы халык милициясе, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби формированиеләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан башлап хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар, шулай ук әлеге затларның гаилә әгъзалары;

4) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм андый кешеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итүче вәкилләр;

4.1) ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, әгәр алар баланы гаилә тәрбиясенә урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр буенча бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр;

4.2) уллыкка яки кызлыкка бала алучылар, әгәр алар шул балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мөрәҗәгать итсәләр;

5) социаль хезмәтләрне стационар формада күрсәтүче социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар;

6) балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы учреждениеләрендәге балигъ булмаган балалар, ирекләреннән мәхрүм ителү урыннарында җәза үтәүче балигъ булмаган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, мөрәҗәгатьләре аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү белән бәйле булган вәкилләр (җинаять эшендә юридик ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрдән тыш);

7) «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокук гарантияләре турында» 1992 елның 2 июлендәге 3185-1 номерлы Россия Федерациясе законы нигезендә, түләүсез юридик ярдәмгә хокукы булган гражданнар;

8) суд тарафыннан юридик хокуксыз дип танылган гражданнар, шулай ук түләүсез юридик ярдәм алу буенча мөрәҗәгатьләре андый гражданнарның законлы хокукларын һәм мөрәҗәгатьләрен яклауны тәэмин итү белән бәйле булган вәкилләр;

8.1) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар:

а) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) көнгә һәлак булган (үлгән) кеше белән никахта торучы ир (хатын);

б) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) кешенең балалары;

в) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) кешенең ата-анасы;

г) тулысынча гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән), кеше тәрбиясендә булган яки алар өчен даими һәм төп яшәү чыганагы булган затлар, шулай ук Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, кеше каравына мохтаҗ дип танылган башка затлар;

д) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килгән гражданнар;

е) гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә тораксыз калган яки башка мөлкәтен тулысынча яки өлешчә югалткан гражданнар.

9) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында федераль законнар һәм әлеге закон нигезендә түләүсез юридик ярдәм алуга хокукы булган гражданнар.

Түләүсез юридик ярдәм алу өчен граждан үзенең паспортын яки шәхесне аныклаучы башка документ, шулай ук түләүсез юридик ярдәм алуга хокукын раслаучы документ бирергә тиеш, мәсәлән, халыкны социаль яклау өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органы белешмәсе, гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме (ялгыз яшәүче гражданның кереме) һәм аңа инвалидлык билгеләүне раслау факты (төркемен дә күрсәтеп) турында белешмә һәм башкалар.

Башкарма комитетның район Хакимиятләре карамагындагы юридик үзәкләрдә түләүсез юридик ярдәм түбәндәге адреслар буенча күрсәтелә:

Автозавод районы Хакимияте – Яңа шәһәр, 49/09 йорты, атнаның сишәмбе көннәрендә, 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр, элемтә өчен телефон: 56-50-71;

Комсомол районы Хакимияте – ГЭС поселогы, 8/7А йорты, атнаның сишәмбе көннәрендә, 10.00 дән 11.00 сәгатькә һәм 14.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр, элемтә өчен телефон: 70-04-32;

Үзәк районы Хакимияте – Яңа шәһәр, 3/08 йорты, атнаның сишәмбе көннәрендә, 10.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр, элемтә өчен телефон: 47-55-33

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының хокук идарәсе

Четверг, 4 апреля 2024, 10:18