Мы в социальных сетях

1963 елга кадәр Яр Чаллы шәһәре Чаллы районының (хәзерге Тукай районы) административ карамагында була. Шәһәр бюджеты гомуми район бюджетына керә. 1963 елның гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәре Чаллы районы составыннан чыга һәм ул турыдан-туры ТАССР Министрлар Советы буйсынуына күчә.

1963 елның 16 гыйнвары финанс бүлеге төзелгән көн дип санала. ТАССР Финанс министрлыгының беренче Приказы белән шәһәр ресурслары финансы белән идарә итүче хәзерге системага шушы көнне нигез салына, финанс бүлегенең штат расписаниесе раслана.

1963 елның 7 мартында Яр Чаллы хезмәт ияләре шәһәр Советының 1 нче чакырылыш 1 нче сессиясендә Майоршин Виктор Александрович шәһәр финанс бүлегенең беренче мөдире  итеп билгеләнә. Баштагы чорда штатта эшләүче кешеләр саны 12 була.

Аннары 1964 елның 4 апреленнән 1965 елның 16 гыйнварына кадәр бүлек коллективына Хөсәенов Раиф Ибраһим улы җитәкчелек итә.

1965 елның 16 гыйнварыннан алып 25 ел буе, лаеклы ялга чыкканчы, шәһәрнең финанс бүлеге мөдире булып Таймасов Кәшиф Имами улы эшли. 1990 елның 27 июленнән 1992 елның 4 октябренә кадәр җитәкче эстафетасын Гамиров Миграч Галим улы  кабул итеп ала.

1992 елның октябреннән 2000 елның апреленә кадәр финанс идарәсе башлыгы булып Киткаева Алсу Мәүлет кызы эшли.

2000 елның июленнән 2011 елның февраленә кадәр 10 ел буе шәһәрнең финанс идарәсен Ризатдинова Брилиант Әнәс кызы җитәкли.

2011 елның мартыннан шәһәр финанс идарәсенә җитәкчелек итүне Галиакбәрова Әлфинур Азат кызы башкара.

Понедельник, 19 сентября 2022, 10:44