Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм аны үстерүнең шәһәр структурасына кергән предприятиеләр һәм оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр эшмәкәрләргә финанс, мәгълүмати-аналитик һәм материаль-техник ярдәм күрсәтәләр.

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү структурасы белән берлектә 2020-2023 елларга Яр Чаллы шәһәрендә эшмәкәрлекне үстерүнең муниципаль программасы эшләнде, ул программа чараларында шәһәрдә бизнес үсешенең актуаль юнәлешләрен дәвам иттерү каралган.

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүнең шәһәр структурасы 8 блоктан тора.

1. «Иҗтимагый оешмалар» блогына 3 берләшмә керә: «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге, Татарстан Республикасының сәүдә предприятиеләре берлеге, «Горизонт» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган ресурс үзәге» оешмасы.

2. «Ассоциацияләр» блогына түбәндәгеләр керә: «Яңа эшли башлаган эшмәкәрләр ассоциациясе» клуб берләшмәсе, «Татарстан Республикасы Машина төзүчеләр кластеры» ассоциациясе, шулай ук «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең тармаклар буенча ассоциациясе.

3. «Республика һәм муниципаль оешмалар» блогына 2 берләшмә керә: «Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендәге Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе;

4. «Инфраструктура» блогына 14 оешма керә: «Татарстан Республикасында Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең бизнес-инкубатор үзәге, «Мастер» Кама индустриаль паркы» ААҖ, «Үсеш» сәнәгать паркы, «Чаллы» индустриаль паркы, «Татэлектромаш» индустриаль паркы, «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы, «Хайер» индустриаль паркы, «Экотехнопарк», «Промвест», «Уналтынчы регион» сәнәгать мәйданчыгы, «Экофуд» сәнәгать мәйданчыгы, «Профтермо» сәнәгать мәйданчыгы, «ГринПро» сәнәгать мәйданчыгы, «Яр Чаллы шәһәрендәге ItPark» дәүләт бюджет учреждениесе;

5. «Партнерлар» блогы: «Иннокам» Кама инновацион территориаль-производство кластеры, «Аудит ТД» ҖЧҖ, «Заман» яшьләр үзәге» МАУ, «Сезнең хокук» ҖЧҖ, «Экспо КАМА» ҖЧҖ, конференц-зал хезмәтләре күрсәтүче кунакханәләр һәм отельләр;

7. «Мәгълүмати ярдәм күрсәтү» блогына 3 мәгълүмат ресурсы керә: innokam.pro субконтрактация милли порталы, «Business16.ru» һәм chelny-biz.ru эшмәкәрләр порталлары;

8. «Инновацияләр» блогына түбәндәге оешмалар керә: «Прикамья» технопаркы» ҖЧҖ, «КФУ Инжиниринг үзәге», «Перспектива» яшьләр инновацион иҗат үзәге, «Яр Чаллы буенча Татарстан яшьләр инновацион иҗат үзәге».

Эшмәкәрлекнең слайд-структурасы.pptx

Сайт өчен яңа структура.docx

Пятница, 22 марта 2024, 11:21