Мы в социальных сетях

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең структур бүлекчәсе булып санала. Ул Яр Чаллы шәһәрендә тотрыклы социаль-икътисадый үсешкә, эшмәкәрлек субъектларының актив эшчәнлеге өчен оптималь шартлар тудыруга юнәлдерелгән идарә итү һәм координация функцияләрен гамәлгә ашыру өчен булдырылган.

Бүлекнең төп бурычлары:

- шәһәрдә тотрыклы эшмәкәрлек үсешен тәэмин итү;

- шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен кирәкле уңайлы мохит тудыру;

- реаль икътисад секторында эшмәкәрлекнең өстенлекле юнәлешләрен үстерүгә ярдәм күрсәтү.

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлекнең төп функцияләре:

- эшмәкәрлекне үстерү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, үз компетенциясе кысаларында республиканың эшмәкәрлекне үстерү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыруда катнашу;

- шәһәр территориясендә инновацияләрне һәм җитештерүне технологик модернизацияләүне үстерү өчен инвесторлар җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләү;

- эшмәкәрлек субъектларының эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча республика һәм федераль программаларда катнашуына булышу, методик һәм консультация ярдәме күрсәтү;

- шәһәр, республика, федераль дәрәҗәләрдә эшмәкәрлек субъектларына кредитлар бирү мәсьәләләре буенча кредит оешмалары һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы белән үзара эшчәнлек;

- шәһәр эшмәкәрлек субъектларының республика, региональ, Россия һәм халыкара дәрәҗәләрдә хезмәттәшлек итүләрен үстерүгә ярдәм күрсәтү, «Предпринимательство» («Эшмәкәрлек») порталы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мәгълүмат ягыннан тәэмин итүдә булышу;

- эшмәкәрлекнең нәтиҗәле эшләвен һәм үсешен тәэмин итү өчен оптималь шартлар тудыруга юнәлдерелгән муниципаль сәясәт формалаштыру һәм аны тормышка ашыру;

- эшмәкәрлек субъектларына һәм кураторлык итә торган тармакларның хуҗалык алып баручы субъектларына конкурс, форум, конференция, семинар һәм киңәшмәләр оештыру һәм үткәрүдә, аларның казанышларын республика, региональ, Россия һәм халыкара дәрәҗәләрдә күрсәтүдә булышлык итү;

- эшмәкәрлек субъектлары һәм кураторлык итә торган тармакларның хуҗалык алып баручы субъектлары өчен персоналны укыту, әзерләү, белемен арттыру, квалификациясен күтәрүне оештыруда ярдәм күрсәтү.

Пятница, 7 июля 2023, 10:44