Мы в социальных сетях

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану өчен кирәкле документлар исемлеге:

1) гариза бирүче һәм аның гаилә әгъзаларының шәхесләрен ачыклаучы документ күчермәләре (паспорт, баланың туу турында таныклыгы, хәрби билет һәм башкалар);

2) никахлашу (никах таркалу) турында таныклык күчермәсе;

3) торак бинаның яшәү мәйданы һәм гомуми мәйданы, бирелү датасы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты (төп нөсхә); биләгән торакка (аның бирелү датасы күрсәтелгән) йорт кенәгәсеннән өземтә (төп нөсхә);

4) биләгән торакка, шулай ук милеккә (социаль наем килешүе, приватизация килешүе, сату-алу килешүе, бүләк итү килешүе, хокукны теркәү таныклыгы һәм башкалар) булган торакка, шул исәптән элекке тору урыныннан соңгы биш елдагы документлар күчермәсе;

5) элекке теркәлү урыныннан (5 ел өчен) адресы, яшәү урынында теркәлү һәм теркәлүдән төшү даталары, гомуми мәйданы һәм гаилә составы (теркәлүдән төшү датасына) күрсәтелгән архив белешмәләре;

6) шәхси йортта яшәүчеләр өчен – шәхси йортның техник паспорты, шул исәптән соңгы биш елда яшәгән урыннардан да;

7) Техник инвентаризацияләү бюросыннан (ГЭС пос., 4/2/1 йорты) милек булу-булмау турында белешмәләр, (яшь гаилә 2000 елга кадәр Яр Чаллыда яшәгән очракта белешмәне – Яр Чаллы буенча, әгәр Тукай, Минзәлә һәм башка районнарда яшәсә, Татарстан буенча алырга кирәк; Техник инвентаризацияләү бюросыннан белешмә яшь гаиләнең 2000 елның 1 гыйнварына кадәр туган әгъзаларына алына).

8) ИНН күчермәсе – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;

9) иминиятләштерү таныклыгы күчермәсе – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;

10) 1 һәм 2 төркем инвалидлык булу турында белешмә күчермәсе.

 Үзенең түли алу сәләтен раслау өчен яшь гаилә түбәндәге документларны тапшыра:

11) гражданның эшли торган урыны, вазыйфасы турында оешма җитәкчесе яки кадрлар хезмәте имзалаган һәм оешма мөһере белән расланган, предприятиенең реквизитлары булган белешмә;

12) үткән һәм агымдагы елларга хезмәт хакы турында белешмә (2НДФЛ формасы буенча, яшәү адресын күрсәтеп) – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;

13) пособие, пенсия, алиментлар (булса) алу турында белешмә;

14) стипендия алу турында белешмә (студентлар өчен);

15) яшь гаиләнең саклыкка җыйган акчасы булуын дәлилли торган документлар (яшь гаиләнең берәр әгъзасына ачылган һәм банк тарафыннан расланган саклык кенәгәсе күчермәсе, яшь гаиләнең тупланма счетларыннан өземтә);

16) ир белән хатынга яки аларның берсенә максималь кредит күләмен күрсәтеп кредит (заем) бирү мөмкинлеге турында кредит оешмасы документы;

17) үткән календарь елының һәм агымдагы календарь елның үткәндәге хисап чоры өчен салым инспекциясе тамгасы белән булган декларация ШП (ЭП өчен)

ДОКУМЕНТЛАР ИСЕМЛЕГЕ

социаль наем килешүе (аз керемлеләр өчен) һәм 5, аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр өчен торакка мохтаҗ булганнар

1.  Устав формасы буенча балигъ булган барлык гаилә әгъзалары имзалаган гариза.

2.  Гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының паспорт күчермәләре (барлык битләре).

3.  Гариза бирүче гражданның гаилә составы турында документлары (туу турында таныклык, язылышу турында таныклык, уллыкка (кызлыкка) бала алу турында карар, гаилә әгъзасы итеп тану турында суд карары һәм башкалар).

4.  Опека һәм попечительлек органнарыннан опекун билгеләү турында белешмә, исәпкә алу турында юридик хокуксыз граждан исеменнән опекун имза куйган гариза булган очракта.

5.  Йорт кенәгәсеннән өземтә, яшәү урыныннан белешмә.

6.  Эш урыныннан белешмә.

7. Техник паспорт күчермәсе (шәхси торак йортлар өчен).

8.  Торактан файдалану хокукын раслый торган документлар күчермәсе (ордер, килешү, торак бирелү турында карар һәм башка документлар).

9.  Шәһәрнең Техник инвентаризацияләү бюросыннан (ГЭС пос., 4/2/1 йорты, тел. 71-41-51) гаилә әгъзаларының даими яшәү урыны буенча мөлкәтләрендә торак булу-булмау турында белешмә (юридик хокуклы һәр гаилә әгъзасы тарафыннан тапшырыла) + бәясе күрсәтелә (салым органнары өчен булгандагы кебек коэффициент белән).

10. 2 НДФЛ формасы буенча белешмә (соңгы 12 айга).

11.  Пенсия фондыннан пенсия алу турында белешмә (12 айга).

12.  Студентлар өчен – стипендия алу турында белешмә (аның күләмен күрсәтеп).

13.  Соңгы 12 айда алынган пособиеләрнең күләме турында белешмә (социаль яклау).

14.  Автомобиль булса – аның бәяләнгән хакы.

15.  Пенсия иминиятләштерү таныклыгы (СНИЛС, барлык гаилә әгъзаларына)

16. ИНН күчермәсе (барлык гаилә әгъзаларына).

Четверг, 16 мая 2024, 15:57