Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе:

Гражданның язмача мөрәҗәгатьләрендә түбәндәгеләр булырга тиеш:

· дәүләт органы яки җирле үзидарә органының исеме, органның адресы яки мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи затның исем-фамилиясе, атасының исеме яки биләгән вазыйфасының исеме;

· мөрәҗәгать итүче гражданның исем-фамилиясе, атасының исеме, җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;

· мөрәҗәгатьнең карап тикшерү өчен кемгә адреслануы турында хәбәр итү;

· мөрәҗәгатьнең эчтәлеге;

· гражданның шәхси имзасы һәм дата.

  Әгәр мөрәҗәгать электрон почта аша җибәрелгән булса, анда гражданның электрон почта адресы булу шарт. Гражданның фамилиясе һәм почта адресы булмаган аноним мөрәҗәгатькә җавап бирелми.

Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре өчен адрес:

ТР 423807, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге проспект, 56 йорт.

Язмача мөрәҗәгать үрнәге (Гариза үрнәге.doc )

Комсомол районы хакимиятенең эш графигы:

дүшәмбе – җомга 8.00 - 17.00 сәг., төшке ял вакыты 12.00 - 13.00 сәг.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 251 нче кабинетта кабул ителә (район хакимиятенең кабул итү бүлмәсе).

Белешмәләр өчен телефон: 70-34-27.

Гражданнар тиешле инстанцияләргә үз мөрәҗәгатьләрен язмача да, телдән дә бирергә хокуклы. Граждан телдән булган мөрәҗәгатен Комсомол районы хакимияте Башлыгы алып бара торган шәхси кабул итү вакытында җиткерә ала. Әгәр бәян ителгән фактлар һәм хәлләр бәхәссез һәм ачык булса, өстәмә тикшерүләр таләп ителмәсә, гражданның шәхесе билгеле булса, мөрәҗәгатькә телдән җавап бирелә. Җавап бирү өчен белешмәләр туплыйсы булган кайбер очракларда, гражданга язмача җавап җибәрелә.

Шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү

Гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча Комсомол районы хакимияте Башлыгы һәр сишәмбедә 15.00 – 17.00 сәгатьләрдә, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге проспект, 56 йорт, 251 кабинет (кабул итү бүлмәсе) адресы буенча, 70-34-27 телефоны аша алдан язылу юлы белән кабул итә.

Среда, 20 декабря 2023, 12:31