Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә каты коммуналь калдыкларны (ТКО) туплау урынын (мәйданчыгын) булдыруны килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:

  • «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон;
  • «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;
  •  «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 13.4 статьясы;
  • РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 31 августындагы 1039 номерлы карары белән расланган каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын (мәйданчыкларын) төзекләндерү һәм аларның реестрын алып бару Кагыйдәләре;
  • Яр Чаллы шәһәре Уставы;
  •  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә каты коммуналь калдыкларны (ТКО) туплау урынын (мәйданчыгын) булдыруны килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2019 елның 29 июлендәге 3864 номерлы карары. ТКО туплау урынын булдыруны килештерү турында административ регламент.pdf

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында сораулар буенча консультацияләр бирү гамәлгә ашырыла:

  • Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;
  • Автозавод районы хакимиятендә, Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча. Белешмәләр өчен телефон: 54-76-76. 

Пятница, 6 октября 2023, 09:31