Мы в социальных сетях

Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарын наем килешүләре буенча торак урыннары бирелүгә мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге нигезләрдә гамәлгә ашырыла:

- Россия Федерациясенең Торак кодексы;

- «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон;

- «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарын наем килешүләре буенча бирүгә гражданнарның хокукларын тормышка ашыру турында» 2015 елның 16 мартындагы 13-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законы;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарын наем килешүләре буенча торак урыннары бирелүгә мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу тәртибен раслау турында» 2018 елның 7 июнендәге 432 номерлы карары;

- Яр Чаллы шәһәре Уставының 41 статьясы;

- Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарын наем килешүләре буенча торак урыннары бирелүгә мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2022 елның 21 гыйнварындагы 224 номерлы карары.Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарын наем килешүләре буенча бирү.pdf

Муниципаль хезмәттән файдалану хокукына түбәндәге гражданнар ия: аларны торак урыннарына мохтаҗ дип тану өчен нигезләре булган һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан федераль закон, Россия Федерациясе Президенты Указы яки Татарстан Республикасы законы белән билгеләнгән категориягә керүче Россия Федерациясенең Яр Чаллы шәһәре территориясендә теркәлгән гражданнары.

Муниципаль хезмәт күрсәтү сораулары буенча консультацияләр бирү гамәлгә ашырыла:

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон аша;

- Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында интерактив формада (https://uslugi.tatarstan.ru);

- Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында интерактив формада (https:// www.gosuslugi.ru);

- Автозавод районы хакимиятендә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар), Ш.Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча: сишәмбе 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбе 8.00 дән 12.00 гә кадәр. Белешмә өчен телефон: 56-74-16. 

Гариза бирүченең гаризасы һәм аңа теркәлгән документлар түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

- КФҮ аша кәгазьдә һәм административ регламент таләпләренә туры килә торган электрон документларда;

- Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru);

- Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында (https:// www.gosuslugi.ru);

- Район хакимиятенә шәхсән яки почта элемтәсе аша кәгазьдә (Автозавод районы территориясендә теркәлгән гражданнар). Гариза һәм аңа теркәлгән документлар, почта аша җибәргәндә, тиешле тәртиптә раслана.

Четверг, 12 января 2023, 11:01