Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлекчәнең төп функцияләре:

1) шәһәр бүләкләре белән бүләкләү турында карар проектларын, Мактау  грамоталары бланкларын, шәһәр Хакиме грамоталарын, шәһәр Хакиме һәм шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесенең  Рәхмәт  хатлары бланкларын  әзерләү;

2) Башкарма комитетның персонал һәм муниципаль хезмәт идарәсенең бүләкләү бүлекчәсе (алга таба – бүлекчә) үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектларын эшләү һәм гамәлдәге закон нормалары яки югарырак юридик көчкә ия булган муниципаль хокукый актларга каршы килгән очракта, муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр кертү яки муниципаль хокукый актлар турында (көчен югалтуны тану хакында) тәкъдимнәр әзерләү; 

3) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы, шәһәр бүләкләренә тәкъдим итү турында муниципаль хокукый акт проектларын әзерләү;

4)  бүләкләү өчен документларны әзерләү һәм аларны карап тикшерү өчен тиешле органнарга җибәрүне тәэмин итү; 

5) бүләкләү документларын тиешле вазыйфаи затлар  белән  килештерүне оештыру;

6) бүләкләүне тантаналы шартларда оештыру һәм уздыруны тәэмин итү, бүләкләү барышын контрольдә тоту;

7) таныклык һәм бүләкләр тапшыру беркетмәләрен төзү;

8) Татарстан Республикасы Президенты Аппараты  өчен  бүләкләр тапшыру турында  хисап  әзерләү;

9) Россия Федерациясе  дәүләт бүләкләрен рәсмиләштереп, аларны комиссиягә вакытында тапшыруны тәэмин итү;

10) бүләк тапшырылмаган затларның шәхси исәбен алып баруны тәэмин итү, бүләкләнүченең бүләкләүгә килмәү сәбәпләрен ачыклау;

11) таныклык, орден-медальләр, күкрәк билгесе, мактаулы исемнәр бирү турындагы документлар югалган очракта, аларның дубликатларын әзерләү;

12) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшыруның исәбен алып бару журналын булдыру;

13) бүләкләү документларын архивка тапшыруга әзерләү;

14) Россия Федерациясе һәм  Татарстан  Республикасы законнарына, муниципаль хокукый актларга нигезләнеп, бүләкләү турында гражданнар мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү;

15) күкрәк билгеләрен, бүләкләү турындагы документларны тапшыруга кадәр саклау һәм исәптә тоту;

16) физик һәм юридик затларны бүләкләү турында мәгълүматлар әзерләү, үз компетенциясе чикләрендә консультация бирү;

17) бүләкләү мәсьәләләре буенча Башкарма комитетны дифференцияле мәгълүмат белән тәэмин итү өчен материалларны эшкәртү, анализлау, системага салу һәм әзерләү;

18) Башкарма комитет Җитәкчесенең  хокукый норматив актлары нигезендә төзелгән комиссия һәм башка органнар эшендә катнашу;

19) бүләкләү бүлекчәсенең документларын саклауны тәэмин итү;

20) идарә эшчәнлеген камилләштерүдә катнашу.


Җитәкче:

Хәкимова Эльвира Фәрит кызы

Бүләкләү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Среда, 19 октября 2022, 08:38