Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлекнең төп функцияләре:

1)  бүлек компетенциясенә кергән муниципаль хокукый акт проектларын эшләү, муниципаль хокукый актларга бәйле тәкъдимнәр әзерләү, закон нормалары белән каршылыкка кергән очракларда яки муниципаль хокукый актлардан югарырак торган юридик көчләр булганда, аларны кире кагу (көчен югалтуны тану турында);

2)  муниципаль хезмәт башкаручыларның вазыйфаларына караган инструкцияләрне эшләү һәм аларны килештерүдә катнашу;

3)  Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләре реестрын алып бару;

4)  Башкарма комитетның муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрын алып бару;

5)  Башкарма комитет эшчәнлеге вазыйфаларына карамаган һәм техник муниципаль хезмәт  вазыйфаларына караган исемлекне алып бару;

6)  муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларына конкурслар оештыру;

7)  Яр Чаллы шәһәре җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм алардан квалификацияле имтихан алуны оештыру;

8)  Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләренә класслы чиннар бирү өчен документлар әзерләүне тәэмин итү;

9)  конкурс комиссияләре, аттестация комиссияләре, муниципаль хезмәткә кергән стажларны билгеләү комиссияләре, муниципаль хезмәткәрләрнең үз хезмәт вазыйфаларына караган таләпләрне үтәвен тикшерүче комиссияләр эшчәнлеген оештыру;

10)  муниципаль хезмәткәрләрнең эш стажларын билгеләү, аларга тиешле ташламаларны гарантияләү буенча эшчәнлекне тәэмин итү;

11)  резервтагы кадрлар белән эшләү һәм аларны нәтиҗәле файдалану;

12)  муниципаль хезмәткәрләрнең муниципаль  эшчәнлек белән бәйле чикләүләрен контрольдә тотуны тәэмин итү;

13)  Башкарма комитет муниципаль хезмәткәрләренең һәм  муниципаль хезмәт өлкәсендәге вазыйфаларга дәгъва кылучы гражданнарның керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәт белән бәйле бурычлары турындагы мәгълүматларны тикшерүне оештыру, Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләренә куелган таләпләрнең үтәлешен тикшерү; Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләре вазыйфаларын башкаручыларның муниципаль хезмәттән  киткәч төзелгән  хезмәт килешүе буенча чикләүләрне контрольдә тотуны тәэмин итү;

14)  Башкарма комитетның  муниципаль хезмәткәрләре буенча дифференциаль мәгълүматлар  җыю, аларны сайлап алу, эшкәртү, анализлау һәм системага салу;

15)  муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсенә анализ ясау, кадрларны укыту, осталыгын арттыру, яңадан укыту, квалификацияләрен күтәрү һәм стажировка үткәрү;

16)  Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләренә  һәм Башкарма комитетны техник яктан тәэмин итүче хезмәткәрләргә эш хакына айлык өстәмәләр түләү һәм аларның күләме турында документлар әзерләү;

17)  хезмәткәрләр мәнфәгатьләре арасында туарга мөмкин булган бәхәсләрнең килеп чыгу сәбәпләрен, шартларын ачыклау һәм аларны җайга салу буенча эш оештыру;

18)  Башкарма комитет  муниципаль хезмәткәрләренең үзләрен башка затлар тарафыннан коррупция хокук бозуларына өндәү очраклары турында эш белән тәэмин итүчегә, Россия Федерациясе прокуратурасы органнарына, башка федераль дәүләт органнарына хәбәр итү бурычын гамәлгә кертүне булдыру;

19)  муниципаль хезмәткәрләргә хокукый  белем бирүне тәэмин итү;

20)  хезмәт тикшерүләрен тиешле тәртиптә оештыру һәм үткәрүдә катнашу;

21) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт күрсәтү буенча  Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләренә консультация ярдәме күрсәтү;

22) хезмәт дисциплинасын бозу, хезмәт турындагы законнар һәм норматив-хокукый  актларны куллану буенча бәхәсле мәсьәләләрне карап тикшерүдә катнашу;

23) юридик затларның  һәм гражданнарның бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча шикаятьләренә, гаризаларына, мөрәҗәгатьләренә җаваплар һәм карар проектлары әзерләү.


Җитәкче:

Смакова Наталья Викторовна

Муниципаль хезмәтне оештыру бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 8 сентября 2023, 09:53