Мы в социальных сетях

Описание:

Күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрү буенча мәгълүмат

Күпфатирлы йортта гомуми файдалану урыннарына капиталь ремонт чыгымнары капиталь ремонт фонды средстволарына һәм законда тыелмаган башка чыганаклардан финанслана. Фонд бина милекчеләренең мәҗбүри взнослары хисабына формалаша (Россия Федерациясенең Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 169170 статьялары).

Күпфатирлы йорт милекчеләре күпфатирлы йортта гомуми файдалану урыннарының капиталь ремонтына ай саен взнос түләргә бурычлы.

Әгәр региональ оператор исәбендә капиталь ремонт фондын формалаштыручы бина милекчеләре капиталь ремонтны Торак кодексында билгеләнгән тәртиптә үткәрү турында карар кабул итмәсә, җирле үзидарә органы капиталь ремонтны капиталь ремонт үткәрүнең региональ программасы нигезендә үткәрү турында карар кабул итә.

Күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрү чыгымнарын түләү бурычы әлеге йортта милеккә хокук барлыкка килгән вакыттан алып бу йортта яшәүче барлык кешеләргә дә кагыла. Мондый хокук яңа милекчегә күчкәндә күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрү чыгымнарын түләү бурычы аңардан алда милекче булган кешенең капиталь ремонтка взнос түләү бурычы да күчә (РФ ТК ның 158 статьясы).

158 статьяның 1 бүлеге. Йорт милекчесе күпфатирлы йортта аңа караган торак мәйданын биләп тору чыгымнарын түләргә, шулай ук күпфатирлы йорттагы гомуми милек өчен чыгымнарны түләүдә (тоту, ремонт үткәрү һәм капиталь ремонт ясауда үз өлешенә тәңгәл килгән күләмдә) катнашырга тиеш (2012 елның 25 декабрендәге 271-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә).

Капиталь ремонт өчен минималь взнос күләме Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты нигезендә билгеләнә.

Күпфатирлы йортта бина милекчеләре Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты нигезендә билгеләнгән минималь взнос күләменнән артып киткән взнос билгеләү турында да карар кабул итә ала (РФ ТК ның 156 статьясының 8.1, 8.2 бүлекләре).



Понедельник, 20 марта 2023, 10:51